+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 июль 2025, 07:05

“Алтынчы ел җиләккә йөрим”

Рөстәм Нәбиев өчен җиләк җыю чиләкне ялан сые белән тутырып кайтып китү генә түгел.

“Алтынчы ел җиләккә йөрим”“Алтынчы ел җиләккә йөрим”
“Алтынчы ел җиләккә йөрим”

Кайбер кешеләр өчен җиләк җыю – ул күңелгә ял, тынычлык бирә торган “тәмле” шөгыль. Болында өлгергән җир җиләген җыярга яратучылар арасында популяр блогер Рөстәм Нәбиев та бар.

“Алтынчы ел рәттән җиләккә йөрим. Үзенә күрә традиция булып чыга түгелме?! Бу юлы үзем генә, гәрчә бик нык теләсә дә, Индира белән Таирны алмадым. Ә кызлар көндезге 12гә  кадәр йоклады.

Табигать белән үзем генә калып, вакытны шундый яхшы уздырдым. Җаным-тәнем белән ял иттем. Димәк, минем өчен җиләк җыю – медитация.

Менә шундый чын һәм тәмле ул яшәү, бернинди пафоссыз. Һәм мин – сезнең Рөстәм Нәбиевыгыз, гади һәм чын...” – дип язган телеграм каналда блогер.

Фото: Рөстәм Нәбиев, ТГ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас