+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 июль 2025, 05:30

Лилияләрне кайчан күчереп утыртырга ярый?

Чәчәкләр үстерергә яратучы әниләргә берничә киңәш.

Лилияләрне кайчан күчереп утыртырга ярый?Лилияләрне кайчан күчереп утыртырга ярый?
Лилияләрне кайчан күчереп утыртырга ярый?

Лилияләрне чәчәк атып бетергәч, августта күчерәләр. Моны 4-5 елга бер тапкыр, чәчәкләре вагая башлагач, куерып киткәч эшлиләр. Лилияләрне иң элек сабакларын җирдән 3-5 сантиметр калдырып кисәләр һәм сәнәк белән казып алалар. Зур суганчалар тирәсендә ваклары күп була, аларны бүлгәләргә кирәк.
Суганчаларны марганцовканың алсу эремәсендә 20-30 минут тотарга һәм шунда ук утыртырга кирәк.
Лилия чәчәген суганчасының диаметрына караганда өч тапкыр тирәнрәк итеп утырталар. Суганчасы эрерәк булган саен тирәнрәк утыртыла. Биек сабаклы чәчәк суганчаларын — 20-25, тәбәнәкләрен 10-15 сантиметр аралык белән утыртыгыз. Көз көне, язга караганда, суганча тирәнрәк утыртыла.

Лилия чәчәге әче туфракта начар үсә. Аны киметер өчен туфракка агач көле сибегез. Лилияләр дым ярата. Әгәр җәй коры килсә, аның икенче яртысында да яхшылап су сибеп тору зарур.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас