+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 июль 2025, 05:30

Карбыз зур булган саен татлырак...

Сатып алучылар бик тиз ышана торган берничә миф бар.

Карбыз зур булган саен татлырак...Карбыз зур булган саен татлырак...
Карбыз зур булган саен татлырак...

Һәркемнең өлгергән, сусыл һәм баллы карбыз сатып аласы килә. Белгечләр ассызыклавынча, сатып алучылар бик теләп ышана торган берничә миф бар.

Миф 1. Чын карбыз августта гына сатуда була.

Элек бахча культураларының тулысынча өлгерү вакыты бары тик август саналган. Хәзер исә карбызны бакчада гына түгел, парникларда да үстерәләр. Шуңа күрә аларның июльдә, июньдә һәм хәтта майда да кибетләрдә булуына гаҗәпләнмәскә кирәк.

МИФ 2. Өлгергән карбызның койрыгы коры була.

Әйе, дөрес, тик карбыз басуда ятканда. Ә ул кибет киштәсенә эләккәндә, койрыгы булмаска да мөмкин. Өлгергәнлекне уч төбе белән җиңелчә генә сугып белергә була — эчтән ишетелгән тавыш яңгыравык булырга тиеш.  

Миф 3. Сусыл, татлы карбызның кабыгы – тонык, өлгермәгәннеке ялтыравык була.

Бу очракта нәкъ киресенчә. Карбыз өлгергәннән соң ялтырый башлый. Ул, әйтерсең, үзен татып карарга әзер.

Миф 4. Карбызга документлар сорау уңайсыз.

Аларны сатучыдан сорарга мөмкин генә түгел, ә һичшиксез кирәк, дип белгечләр. Бу сезнең сәламәтлек мәсьәләсе. Намуслы җитештерүче үз продуктын аккредитацияләнгән лабораториядә сертификацияли. Сезгә товарның хәвефсез булуын һәм сыйфатын раслый торган барлык документларны күрсәтергә тиешләр.

МИФ 5. Нитратлар булуын карбызның йомшагына карап билгеләргә мөмкин.

Дөрес түгел. Нитратлар күренми һәм аларның исе дә юк. Җиләк белән бутарга кирәкми, аны урталай кисеп, яшел төсе буенча үстергәндә нитратлар куллануларын билгеләргә мөмкин. Карбызның нитратлы булуын алай гына билгеләп булмый. Төсе сортка бәйле. Эче ак, сары төстә булырга да мөмкин.

Миф 6. Карбыз кабыклары куркыныч, аларны кисеп ташларга кирәк.

Иртә сатуга чыккан карбызларда тиз үсү һәм өлгерү өчен кулланылган матдәләр булырга мөмкин. Алар кабык астында җыела. Шуңа күрә карбыз кабыгын тулысынча кимерергә киңәш ителми. Ләкин шул ук вакытта бер сантиметр чамасы йомшаклыкны ашап бетермәү дә җитә, ә кабыгын калын итеп кисеп ташлау мәҗбүри түгел.

МИФ 7. Карбыз зур булган саен тәмлерәк була.

Агрономнар билгеләвенчә, дөрес фикер түгел. Идеаль карбызның авырлыгы егерме кило түгел, ә нибары өч-дүрт кенә. Шома, ялтыравык, сары таплы, сугып алуга яңгыратып “җавап бирүче” һәм сыналган сатучыдан сатып алынган җимеш, мөгаен, кәефегезне төшермәс.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас