+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 июль 2025, 06:15

Кемнәргә алма ашарга ярамый?

Табиб-диетолог бу уңайдан киңәшләрен бирә.

Кемнәргә алма ашарга ярамый?Кемнәргә алма ашарга ярамый?
Кемнәргә алма ашарга ярамый?

Ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интегүче кешеләр алманы рационнан төшереп калдырырга тиеш, дип белдерә табиб-диетологлар.

 Билгеле булуынча, бүген мәктәп укучылары арасында да гастрит белән авыручылар күп. Ә балалар алма ашарга бик тә ярата.

Белгечләр әйтүенчә, бу җимеш бигрәк тә ашказаны җәрәхәте һәм гастрит вакытында куркыныч. Ач килеш ашаган алма, башка әче ризыклар кебек үк, эч күбүгә, ашказынының лайлалы тышчасы ялкынсынуга китерә. Эре клетчатка күп булу сәбәпле, кешенең авыруы кискенләшергә мөмкин.

Альтернатива буларак, табиблар пешкән алма ашарга тәкъдим итә. Термо эшкәртү вакытында аларда булган лимон һәм алма кислоталары юкка чыга. Шуңа да карамастан, ризыкта эчәклек эшенә яхшы тәэсир итүче пектин саклана.

Табиб-диетологлар алманың витаминнарга, макро - һәм микроэлементларга, башка сезонлы җиләк-җимешләр кебек үк, бай булуын ассызыклый. Шуңа да карамастан, барлык компонентлары да организм тарафыннан үзләштерелеп бетми. Моннан тыш, алмада организмга антиоксидант йогынты ясарга сәләтле матдәләр бар. Аеруча кызыл сортларында күп була.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас