

Башкортстанда авыл мәктәпләре директорлары өчен грантлар турында нигезләмә расланды. Документ Башкортстанның хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Хөкүмәтнең 21 июлендәге карарыннан күренүенчә, грантлар бирү турында карар республика комиссиясе тарафыннан кабул ителәчәк.
Шулай ук грант алырга теләүчеләргә карата куела торган таләпләр дә билгеләнде. Мәсәлән, конкурста кеше саны 25 меңнән артык булмаган авыл территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнаша ала. Аларның яше документлар тапшыру датасына 45 яшьтән артмаска тиеш. Моннан тыш, җитәкче конкурс уздырылырга тиешле елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча гомуми белем бирү оешмасына эшкә урнашкан булырга тиеш.
Конкурста, шулай ук, республиканың шәһәр округлары чикләрендәге авыл территорияләрендә урнашкан мәктәп директорлары да катнаша ала.
Билгеле булуынча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда авыл җирендә эшләүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен ел саен биреләчәк 50 грант булдырылды. Һәр грантның суммасы – 690 мең сум.
Автор фотосы.