+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
22 июль 2025, 10:50

Тәмле компот серләре

Алма компотына лимон яисә әфлисун кабыгы кушып җибәрегез.

Тәмле компот серләреТәмле компот серләре
Тәмле компот серләре

Бакчада яңа өлгергән җиләк-җимештән компот әзерләгәндә, витаминнары саклансын өчен башта сутын сыгып алырга, ә калган өлешен кайнатырга куярга кирәк. Кирәгенчә шикәр комы өстәп, 10-15 минут кайнатканнан соң, шул сутны кушарга һәм сүндереп куярга гына кала.

Яңа өлгергән алма яисә груша компоты аеруча хуш исле булсын дисәгез, кайнатканда лимон яисә әфлисун кабыгы кушып җибәрегез. Компот суынгач, аны кире алырга онытмагыз.

Бакчадан җыелган җиләк-җимештән компот әзерләгәндә аларны яхшылап юганнан соң кайнап торган суга салырга (суга чеметем генә лимон кислотасы салсагыз, тагын да яхшырак) һәм кайнап чыгу белән сүндереп тә куярга кирәк. Озак торганда компот аеруча тәмләнә.

Киптерелгән җиләк-җимеш катнашмасыннан кайнаткан компот аеруча тәмле була. Аның сере болай: башта алма белән грушаны катнашмадан аерып алып, кайнатырга куегыз. Бераздан калган җиләк-җимешләрне һәм кирәгенчә шикәр комы кушып, янә 5-10 минут кайнатып алыгыз.

Киптерелгән җиләк-җимештән компотны кайнатканнан соң салкынча урында 10-12 сәгать чамасы тотсаң, телеңне йотарлык тәмле дә, хуш исле дә була. Нәкъ бу вакыт эчендә кайнатма суына, җиләк-җимешнең хуш исе һәм тәме чыга, ә үзләренә исә сироп яхшырак сеңә.

 

Фото: mrfilin.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас