+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 июль 2025, 07:40

«Игезәкләр авылы» турында белә идегезме?

Безнең республикада серле авыл барлыкка килгән.

«Игезәкләр авылы» турында белә идегезме?«Игезәкләр авылы» турында белә идегезме?
«Игезәкләр авылы» турында белә идегезме?

«Россия 1» телеканалы эфирында «Туры эфир» программасында республиканың Кырмыскалы районы Кабак авылында яшәүчеләрне күрсәттеләр.

Уфа янындагы поселокны «игезәкләр авылы» дип атыйлар. 1965 елдан башлап, анда даими рәвештә игезәкләр туа. Бүгенге көндә Кабак авылында 20 пар игезәкләр яши.

Медицина фәннәре докторы Ирина Филатова эфирда билгеләп үткәнчә, мондый туучылар саны төбәк экологиясе һәм хатын-кызларның йөклелеккә кадәр һәм йөкле вакытта дөрес туклануы белән бәйле.

Шулай ук программада катнашкан  бу авыл игезәкләреннән ДНК-тестлар алганнар. Нәтиҗәләр аларның туганнар булуын һәм мондый аномалиянең сәбәбе бертөрле ген булуын күрсәткән.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас