+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 июль 2025, 05:50

Хәтер югала, кәеф үзгәрә...

Мондый симптомнар булганда, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәтер югала, кәеф үзгәрә...Хәтер югала, кәеф үзгәрә...
Хәтер югала, кәеф үзгәрә...

Статистика буенча, Русиядә деменция белән авыручы якынча 1,8 миллион кеше яши. Халык арасында өлкән яшьтәгеләр саны арта бара. Димәк, бу яшькә хас сәламәтлек борчулары да арта.

Деменция – ул инде күп авыруларның финал стадиясе. Беренче чагылышлар – җиңел һәм уртача когнитив тайпылышлар, кеше хәтеренең начараюын сизә башлый. Бу хакта “UfaNovosti.ru” порталына медицина фәннәре докторы, БДМУның неврология кафедрасы мөдире һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-неврологы Мансур Котлыбаев сөйләгән.

“Бик үзенчәлекле күренеш – кеше берничә ел элек булганны яхшы хәтерли, әмма ике-өч көн элек булган вакыйгаларны хәтерендә тергезә алмый. Игътибар, фикерләү белән бәйле проблемалар барлыкка килә, психологик характердагы тайпылышлар — ярсучанлык, шикләнү, агрессивлык һәм хис-кичерешләрне контрольдә тоту катлаулылыгы барлыкка килергә мөмкин. Әгәр мондый симптомнар барлыкка килгән икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу күп кенә халәтләрнең сәбәбе булырга мөмкин. Күпчелек очракта мондый пациентларга Альцгеймер диагнозы куела һәм бераз сирәгрәк — баш миенең хроник ишемиясе”, – ди табиб.

Невролог билгеләвенчә, когнитив функцияләрнең кимүе башка авырулар белән дә бәйле булырга мөмкин — метаболизм бозылу, В12 витамины җитмәү, башка неврологик авырулар һәм йөрәк-кан тамырлары тайпылышлары. Әгәр дә табиб югарыда аталган үзгәрешләр Альцгеймер авыруына кагыла дигән нәтиҗәгә килсә, беренче этапта конкрет сәбәпләрне ачыкларга кирәк.

“Кызганычка каршы, бүген бу авыруны радикаль дәвалау ысуллары юк, әмма үсеш темпларын киметергә мөмкин", — ди Мансур Котлыбаев.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас