+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 август 2025, 04:35

Сездә дә Әминәләр һәм Әмирләр күпме?

Республикада балаларга быел кушылган иң популяр исемнәр билгеле.

Сездә дә Әминәләр һәм Әмирләр күпме?Сездә дә Әминәләр һәм Әмирләр күпме?
Сездә дә Әминәләр һәм Әмирләр күпме?

Башкортстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан 3 августына кадәр дөньяга килгән балаларга кушылган иң сирәк һәм иң популяр исемнәр билгеле. Мәгълүматны ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.

Сервис мәгълүматы буенча, яңа туган балаларга кушылган иң сирәк кызлар исемнәре Алика, Яминә, Олуфта, Әклимә һәм Элай булган. Малайларны Зиевиддин, Абдрахман, Кемран, Егорий һәм Магар дигән сирәк исемнәр кушканнар.

Иң популяр кызлар исемнәре –  Әминә (233), Амелия (230), София һәм Ева (219ар), Эмилия (214) була. Малайларга ешрак Әмир (311), Эмир (229), Тимур (210), Марк (201) һәм Мирон (197) дип кушалар.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас