+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 август 2025, 03:50

Суга чеметем генә тоз кушыгыз...

Ә сез компот кайнатуның нинди серләрен беләсез, дуслар?

Суга чеметем генә тоз кушыгыз...Суга чеметем генә тоз кушыгыз...
Суга чеметем генә тоз кушыгыз...

Ачы җимештән компот кайнатканда күп шикәр салырга кирәк була. Әгәр суга чеметем тоз кушып җибәрсәң, ачысы ул кадәр үк беленми.

Алмадан компот кайнатканда аз гына дарчин (корица) кушсаң, ул хуш исле һәм тәмле килеп чыга.

Компот әзерләгәндә, җиләк-җимешләрне лимон кислотасы кушылган кайнап торган суга салсаң, витаминнары яхшырак сакланачак.

Әгәр компотлар һәм сутлар кышкылыкка әзерләнә икән, япканнан соң банкада һава азрак калсын өчен суны тулганчы тутырырга кирәк.

Төшле җимешләрдән ябылган компотларны елдан артык сакларга ярамый — анда сәламәтлеккә зыян китерүче синил кислотасы җыела.

Әгәр банкадагы сут яки компот күбекләнеп тора икән, аны кәстрүлгә бушатып кайнатып чыгарырга һәм янә стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябып куярга кирәк.

Әгәр компотлы банкадагы җиләк-җимеш өскә күтәрелсә, аларны янә, беренче тапкырга караганда да озаграк итеп, стерильләштерергә киңәш ителә.

Әгәр ябылган банканың капкачы кабара икән, андый компотны бөтенләй эчәрә ярамый.  

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас