+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
6 август 2025, 06:19
Помидор тизрәк пешсен, дисәң...
Тәҗрибәле бакчачылардан җиде киңәшнең сезгә дә файдасы тисен, дуслар.
Помидор тизрәк пешсен, дисәң...
Кызарып пешкән беренче томатны өзеп алырга кирәк.
Беренче тәлгәшкә кадәр аскы яфракларын өзеп чыгыгыз.
Помидор куагының иң өске өлешен өзеп алыгыз. Болай эшләгәндә, ул бөтен туклыклы матдәләрен, көчен помидорларга бирәчәк.
Су сибүне акрынлап азайтыгыз. Яшелчәләрне җыеп алырга 1 ай кала су сибү бөтенләй кирәкми. Әлбәттә, җәй артык эссе килмәгәндә. Су күп сибелә икән, помидорлар әчкелтем була, баллана алмый.
Помидорлар тизрәк кызарсын өчен 1 чиләк суга 40 тамчы йод кушып ясалган эремә дә ярдәм итә. Аны помидорның яфракларына, ботакларына сибәргә һәм төбенә дә салырга кирәк. Бу шифалы эремә помидорны авырулардан да саклый.
Помидорлар баллырак булсын өчен 1 чиләк суга 1 стакан агач көле кушып сибегез. Аны әзерләгәч тә сибү яхшырак, төнәтеп торырга кирәкми. Бер төпкә 1 литр исәбеннән салына.
Томатны кызарту өчен чәй содасы да файдалы. 1 чәй калагы соданы 1 литр суда эретеп, куакны “коендырыгыз”. Моны атнасына бер эшләргә була.
Автор фотосы.
Автор:
Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"
Шулай ук укыгыз
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Уфада яңа спорт комплекслары барлыкка киләчәк
Эшләгез генә! Ярдәм итәбез!