

Микроблардан котылу өчен кулларыбызны сабын белән юабыз. Ә менә җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне сабын белән юарга кирәкме? Кешенең йогышлы авыруга дучар булуы яки агулануы бозылган җимештән генә түгел, начар юылган җимештән дә килеп чыгарга мөмкин.
Җимешләрне юганда аларның кабыгыннан тузан һәм ком гына түгел, ә шулай ук агачларга сиптерүдән калган агулы химикатлар да юып төшерелә.
Җиләк-җимешне махсус йомшак щеткалар кулланып, агып торган суда юарга кирәк. Аларның кабыгын чәй содасы белән ышкып, аннары су белән юып төшерү яхшырак.
Кибеттән сатып алынган чит ил җиләк-җимешләрен юар өчен катырак щетка кулланыру яхшырак. Аларны башта иләккә салып, өстенә кайнар су коярга, ә аннары чәй содасы һәм щетка белән юарга кирәк, шулай юганда җимеш кабыгына салынган балавыз бетәчәк.
Читтән килгән җиләк-җимешләрен юу өчен сода урынына иссез балалар сабынын да кулланырга мөмкин — ул җиләк-җимеш кабыгыннан балавыз пленканы яхшырак куптара.
Диетологлар чит ил җимешләрен юганнан соң салкынча суда бер сәгать тотарга киңәш итә — су андагы зарарлы матдәләрнең бер өлешен алачак. Сатып алган алманы ялтырап торган кабыгыннан чистартып ашау яхшырак, бигрәк тә җимешне балага биргәндә.
Юылган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне озак сакларга ярамый, аларны тиз арада ашарга кирәк.
Чәчәкле кәбестәне һәм брокколины каралган урыннардан чистарталар һәм ярты сәгатькә салкынча тозлы суда (1 литр суга – 1-2 аш кашыгы тоз) салып тоталар. Шул ук суга аш серкәсе (1 литр суга 1 аш кашыгы) салырга була.
Цитруслыларны кабыктагы консервантлардан котылу өчен кайнар су белән коярга, аннары аларны агып торган су астында юарга кирәк.
Карбыз яки кавынны щетка белән юу яхшырак.
Ананасны чистартмыйча гына юалар, аннары кабыгына кайнар су коялар, аннан соң чистартырга һәм турарга була.
Банан, анар, алма, груша, слива, хөрмәне балалар сабыны белән агып торган салкынча су астында, яки җимешләрне чәй содасы белән ышкып юарга кирәк.
Персик һәм абрикосны сабын яки чәй содасы белән агып торган су астында юарга, аннан соң җимешләрне кабыгыннан чистартырга кирәк.
Мүк җиләге, крыжовник, карлыган, чия, татлы чияне иләккә кечкенә порцияләр белән салып, агып торган су астында юалар.
Кура җиләген иләккә аз-азлап кына салып, 1 минутка сулы савытка төшерергә кирәк. Суны алыштырып, 2-3 тапкыр шулай эшләргә.
Виноградны агып торган мул су астында юарга, юганда тәлгәшләреннән аермасаң да була.
Димәк, үзебезне һәм якыннарыбызны агуланудан һәм йогышлы авырулардан саклау өчен яшелчә-җимешләрне яхшылап сабын яисә чәй содасы белән юарга кирәк. Шунысы да мөһим, аларны юганда бик күп су кулланырга кирәк. Кибеттән, базардан сатып алган җиләк-җимешне тастымал белән сөртеп кенә ашарга ярамый!
Автор фотосы.