

Башкортстанда яшәүчеләр җәйге төннең иң ямьле мизгелен – күпләп йолдызлар атылуын күрә алачак. Бу искиткеч күренеш 12сеннән 13 августка каршы төндә булачак. Башкортстанда иң чагу һәм якты метеор ташкыннарының берсе көтелә, дип хәбәр итә Уфа планетарие.
Гадәттә, мондый төндә сәгатенә 80-100 метеор атыла, ә быел ул сәгатенә 150 метеорга җитәргә мөмкин.
“Аларның күпләп атылуы төн уртасыннан соң шәһәрдән читтә дә күзәтеләчәк, анда шәһәр утларыннан күк йөзе яктыртылмый", — дип ачыклык керттеләр планетарий матбугат хезмәтендә.
Билгеле булуынча, һәр елның җәй ахырында – августта төнге күк йөзен “йолдызлар яңгыры” бизи. Әлбәттә, чынлыкта бернинди дә йолдызлар яумый. Бу күренешнең дөрес атамасы – метеор өере. Кояш системасында күп күләмдә комета калдыклары, астероид кыйпылчыклары бар. Еш кына бу космик тузан бөртекләре Җир атмосферасына эләгә һәм зур болытлар булып космоста оча. Атмосферага эләккән һәрбер тузан кыйпылчыгы, атмосфера атомнары белән бәрелешеп, таркала. Нәтиҗәдә яктылык барлыкка килә һәм тузанчыкның эзе һавада сузылып кала. Космик тузан бөртегенең атмосферага эләгеп, яктылык чыгаруын метеор дип атыйлар да инде.
Фото: pixabay.com