+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
12 август 2025, 10:20

Брокколины тәмсез, димәгез!

Кәбестәнең бу файдалы төрен бик тәмле итеп әзерләргә була.

Брокколины тәмсез, димәгез!Брокколины тәмсез, димәгез!
Брокколины тәмсез, димәгез!

Брокколи, чәчәк һәм брюссель кәбестәсе төрле витаминнарга һәм микроэлементларга бик бай. Белгечләр кәбестәнең бу төрләре онкология авыруларына каршы торырга ярдәм итә дип белдерә. Аларның сере — бу яшелчәләрдә сульфорафан булуда.

Ул яман шеш күзәнәкләренә үрчергә мөмкинлек бирми һәм шеш үсешенә юл куймый. Моннан тыш, бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.

Мәсәлән, брюссель кәбестәсе һәм брокколи сульфорафаны бактерияләрнең зур спектрын нейтральләштерә. Иммунологлар аңлатуынча, бу матдә горчица белән бергә кулланганда иң файдалысы санала.

Брокколи һәм чәчәк кәбестәсенең үзенчәлекле тәме аркасында күпләр аны өнәп бетерми. Ләкин бу файдалы кәбестәне бик тәмле итеп әзерләгән очракта, аны балалар да, өлкәннәр дә бик яратып ашаячак.

Кәбестә чәчәкләрен кисәкләргә бүлеп, 2-3 минут кайнаган тозлы суда пешереп алырга кирәк.

Савытка ике йомырка, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 200 грамм майонез ( каймак яисә йогурт та ярый) салып болгатабыз, тәменчә тоз, борыч, паприка һәм бер аш кашыгы он өстәп, янә яхшылап болгатабыз. Шуңа брокколи кисәкләрен манып алабыз да, табага тезә барабыз. Калган массаны кәбестәләр өстенә сибеп чыгабыз. 200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 25 минут пешерәбез, аннан өстенә кыргычта уылган сыр сибеп, янә 5 минут тотабыз. Бик тәмле була!

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас