

“Шүлгән-Таш” тыюлыгы хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә башкорт балын ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Аларның белдерүенчә, балны ерак арага транспортлау өчен пластик контейнерга салырга мөмкин. Ләкин килеп җиткәч, аны башка савытка салырга кирәк.
Белгечләр балны +10нан +20 градуска кадәр температурада караңгы, салкынча урында сакларга киңәш итә. Моның өчен капкачы тыгыз ябыла торган пыяла яки керамик савыттан файдалану яхшырак. Шуны истә тотарга кирәк: бал туры кояш нурларын “яратмый" һәм бик тиз үзенә ис сеңдерә. Шулай ук аны металл капкач белән капларга кирәкми. Бу шартларны үтәгәндә бал үзенең файдалы сыйфатларын дистәләрчә ел дәвамында саклый.
Фото: “Шүлгән-Таш” тыюлыгы