

16 август нинди, 19 декабрь шундый, дип юраган әби-бабаларыбыз.
Ә менә17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.
18 августта исә көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозылачак.
19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.
20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.
21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.
22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн шуның кадәр эссерәк булыр.
23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.
24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.
25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса — ак гөмбә уңар.
26 августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә.
27 августта йомшак җил — аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.
28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрьдә көннәр яңгырлы булыр.
29 августта торналар китеп бетсә, Покрауга (14 октябрь) салкын булыр.
30 август — чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар.
31 августта аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.
Автор фотосы.