+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 август 2025, 06:15

Көчле магнит давылы башлана!

Аның кайчанга кадәр дәвам итәчәге дә билгеле.

Көчле магнит давылы башлана!Көчле магнит давылы башлана!
Көчле магнит давылы башлана!

Җирне көчле магнит давылының яңа дулкыны каплап алачак, дип кисәтә Русия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораторияләре галимнәре.

Ул бүген, 20 августта, 18.00 сәгатьтә башлана. Төн уртасына магнитосфера басыла башлаячак, ләкин геомагнит дулкыннар дәвам итәчәк әле. Җирнең геомагнит кыры 21 августта 6.00 сәгатьтә генә нормага киләчәк.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, магнит давыллары вакытында нерв системасына начар йогынты ясый торган электромагнит дулкыннары саны арта. Күп кенә метео бәйле кешеләр баш авыртуы, арыганлык, хәлсезлек һәм йокысызлык кичерә.

Моннан тыш, магнит давыллары йөрәк-кан тамырлары торышының начарлануына, кан басымының күтәрелүенә һәм иммун системасының какшавына сәбәпче булырга мөмкин, бу аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.

Магнит давылларының сәламәтлеккә начар йогынтысын киметү өчен иммунитетны ныгытырга, вакытында йокларга һәм витаминнарга һәм минералларга бай ризык ашарга киңәш ителә.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас