+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 Августа 2025, 08:05

Шөпшә-үрмәкүч нәрсәсе белән куркыныч?

Бу агулы бөҗәкләр быел илнең күп төбәкләрендә таралган.

Шөпшә-үрмәкүч нәрсәсе белән куркыныч?Шөпшә-үрмәкүч нәрсәсе белән куркыныч?
Шөпшә-үрмәкүч нәрсәсе белән куркыныч?

Быел җәйне шөпшә-үрмәкүчләр илнең үзәк төбәкләрендә актив тарала башлаган.

Куркыныч үрмәкүчләрнең күплегенә, аерым алганда, Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр зарлана. Дачниклар сүзләренчә, агулы бөҗәкләр башкала төбәгендәге бакчаларга тулган диярлек.

Буйлы-буйлы үрмәкүчләрне илнең көньяк районнарында гына түгел, Мәскәү, Владимир, Тула, Тверь, Калуга, Чиләбе өлкәләрендә, Татарстанда, Башкортстанда һәм илнең башка субъектларында да күзәтәләр.

Шөпшә-үрмәкүчләрнең аномаль үрчүен белгечләр һава торышының җылынуы белән аңлата. Аларның тешләве бал корты яки шөпшә чагуына охшаш. Әмма кайбер кешеләрдә анафилактик шокка кадәр авыр аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин икән.

 

Фото: "Башинформ"

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас