

Бу яшел аштәмләткеч әлегә бакчачылар арасында петрушка яки укроп кебек үк популярлык алмаган. Кервель яшел аштәмләкечләрне күпләп куллана торган кавказ халкында киң таралган. Бу халыкның озын гомерле булуы да яшелчә-җимешләрне, яшел тәмләткечләрне ашарга яратуына бәйледер, мөгаен. Кервельның да файдалы булуын белә алар.
Кервель беренче карашка петрушкага охшап тора. Тик аның тәме бөтенләй икенче: үзенең хуш исе бар, аз гына анис тәме дә сизелә. Бу тәмләткеч беренче һәм икенче ашлар пешергәндә, салат һәм соус әзерләгәндә кулланыла. Бәрән һәм тавык итен пешергәндә тәмләткеч буларак аеруча яхшы.
Чынлап та, кервель бик файдалы үсемлек. Ул кан басымын җайга сала, начар холестеринны бетерә, ашказан, йөрәк авыруы белән җәфаланучылар өчен файдасы бар, иммунитетны күтәрә.
Ул салкын яратучан үсемлек, күләгә урыннарда да яхшы үсә. Орлыгын чәчкәч, ике атнадан беренче шытымнары күренә башлый. Чәчкә атканчы, яшел яфракларын кулланырга мөмкин. Аның яфракларын вак кына турап, кышкылыкка туңдыргычка куярга да була.
Фото: domloot.ru