+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
21 Августа 2025, 11:40

Кеше өчен иң авыр көн нинди?

Кайбер көннәрдә яраткан эшне башкаруы да кыенлаша.

Кеше өчен иң авыр көн нинди?Кеше өчен иң авыр көн нинди?
Кеше өчен иң авыр көн нинди?

Кайбер көннәрдә эшне башкару гадәттәгегә караганда катлаулырак булырга мөмкин.

Кеше өчен иң авыр көн — пәнҗешәмбе. Мондый фикерне Русия Фәннәр академиясе академигы һәм Русия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдерә.

Онищенко сүзләренчә, бөтен эш биоритмнарда. Ул билгеләп үткәнчә, кешеләр якшәмбе көнне ял итә, дүшәмбе көнне биоритм күтәрелә башлый, ә максимумга ул чәршәмбе көнне җитә. Шуңа бәйле рәвештә академик пәнҗешәмбе көнне уку йортларында контроль эшләр үткәрергә ярамый, дип белдерә.

Аерым алганда, эксперт билгеләп үткәнчә, организм үзенчәлекләре аркасында белгечләр мәктәпләрдә икенче сменага каршы чыга. "Балада тәүлеклек биоритм бар. Менә ул иртән уяна, иртәнге ашны ашый, аның баш мие ял иткән, аңа мәгълүматны үзләштерү өчен иң уңайлы вакыт. Әгәр ул икенче сменага бара икән, бу инде принципиаль рәвештә башка хәл», — дип белгечнең сүзләрен китерә «РИА Новости».

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас