+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
24 август 2025, 02:00

Балагызга кесә акчасы бирәсезме?

Аны ничә яшьтән һәм күпме бирергә дигән сорау күпләрне борчый.

Балагызга кесә акчасы бирәсезме?Балагызга кесә акчасы бирәсезме?
Балагызга кесә акчасы бирәсезме?

Үз акчасы булганда гына бала аны дөрес кулланырга өйрәнәчәк.

Балага кесә акчасы бөтенләй бирмисез икән, түбәндәге проблемалар белән очрашырга мөмкин:

  • баланы кибеттә алдау җиңел булачак (бәяләрне аңламый, чөнки үзе бернәрсә дә сатып алганы юк);
  • ул бюджетны планлаштырырга һәм чыгымнарны контрольдә тотарга өйрәнмәячәк. (Ә нигә? Барыбер әти-әни барысын да хәл итә);
  • бала үз акчалары булган яшьтәшләре арасында үзен “ак карга” итеп хис итәчәк.
  • яшьтәшләре алган әйберләргә кызыга, мәсәлән, тәм-том, газлы суны үзе ала алмагач, башкалардан сорый.

Кесә акчасын ничә яшьтә бирә башларга? Төгәл яшьне әйтү кыен, күпчелек психологлар башлангыч мәктәп яшеннән башларга киңәш итә. Ягъни 6-7 яшьтә. Чыгымнарга акчаны нәрсәгә сарыф итәргә теләве турында аңлы рәвештә әйтә башлагач бирә башларга була.

Нинди сумма? Ул гаиләнең матди хәленә бәйле. Бер яктан, акча ниндидер теләгән вак кына әйберне сатып алу өчен җитәрлек булырга тиеш. Икенчедән, баланың акчасы артык күп булырга тиеш түгел,  югыйсә, аларның кыйммәтен тою бала өчен катлаулы булачак. Кесә акчасы – вак-төяк һәм тәмлекәчләр өчен бонус. Кием-салым һәм туклану – монысы инде ата-ана бурычы.

Автор фотосы.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас