+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
24 август 2025, 09:20

Помидорны җыяргамы, әллә бераз торсынмы?

Синоптиклар алдагы көннәрдә җылы һава торышы вәгъдә итә.

Помидорны җыяргамы, әллә бераз торсынмы?Помидорны җыяргамы, әллә бераз торсынмы?
Помидорны җыяргамы, әллә бераз торсынмы?

Көндез кояш җылыта, ә төннәрен салкынайта башлаган чорда хуҗабикәләр бакчадагы уңышны җыяргамы, әллә бераз торсынмы дип аптырашка кала. Бигрәк тә, помидорларны кояшта кызартасы килә. Шулай да, һәр яшелчәне үз вакытында җыеп эшкәртергә яисә сакларга салу яхшырак. Мәсәлән, шул ук помидорларны температура төнлә биш градус җылылыктан төшә башлаганчы ук җыеп алырга кирәк. Сабакта чакта кырау тисә, алар өйгә җыеп керткәч тә череп бетә (фитофтора белән авырый). Яңа җыйган помидорлардагы инфекцияне бетерү өчен башта аларны 1-2 минутка кайнар суга (60 градустан югары булмаган), аннан салкын суга салып алырга кирәк.

Томатларны тизрәк кызартасыгыз килсә, 20-25 градус җылылыктагы бүлмәдә тотыгыз. Яшелләре арасына бер-ике кызарганын да салсагыз, алар тагын да тизрәк өлгерер. Әгәр инде помидорларны озаграк саклыйсыгыз килсә, тартмаларны 15 градустан җылы булмаган урынга куегыз һәм көн саен пешкәннәрен чүпләп алыгыз.

Баклажан яратучы хуҗабикәләр, гадәттә, бу яшелчә тиз бозыла дип, аларныэшкәртеп калырга тырыша. Ә менә соң өлгерә торган сортларын үстерсәгез, салкыннар башланыр алдыннан гына җыйсагыз да була. Баклажаннарны озак саклау өчен һәркайсын аерым кәгазьгә төреп, базга куярга мөмкин. Алар анда өч айга якын саклана.

Татлы борычны да көзге салкыннар башланганчы җыеп кертергә кирәк. Борычны азрак сабагын калдырып өзсәң, тиз бозылмас. Бу яшелчә өйдә якынча бер ай саклана.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас