

25 августта яңгыр яуса, "әбиләр чуагы" кыска булыр. Җылы һәм аяз булса — ак гөмбә уңар. Халыкта шундый сынамыш бар. Сезнең якларда көн ничек бүген, дуслар? Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, дүшәмбе көнне, 25 августта, урыны белән республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшен, көндез көчле яңгырлар, боз явачак. Җил көньяктан уртача, көндез урыны белән көчле исәчәк. Көндез һава температурасы +23, +28 градуска кадәр җылыначак.
Сишәмбе көнне, 26 августта, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Җил көнбатыштан уртача, яшен вакытында кискен исәчәк. Һава температурасы төнлә +9, +14, көндез +18, +23 градус, көньякта +28 градуска кадәр җитәчәк.
Чәршәмбе, 27 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көнбатыштан уртача, яшен вакытында кискен. Һава температурасы төнлә +9, +14, көндез +18, +23 градус, көньякта +28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Автор фотосы.