+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 август 2025, 07:45

Кемнәргә помидор ашарга ярамый?

Кайберәүләрнең бу яшелчәне ашагач та саруы кайный башлый.

Кемнәргә помидор ашарга ярамый?Кемнәргә помидор ашарга ярамый?
Кемнәргә помидор ашарга ярамый?

Помидор – бик файдалы яшелчә. Ул начар холестерин дәрәҗәсен, яман шеш һәм йөрәк авырулары куркынычын киметә, артерияләрнең эластиклыгын яхшырта, иммунитет өчен дә файдалы. Барлык яхшы үзенчәлекләренә карамастан, кайбер кешеләргә помидор зыян китерергә мөмкин.

Күпчелек яшелчәләрдәге кебек үк, аларда кислоталар күп һәм шактый тупас клетчатка бар, бу ашказаны лайласын ярсыта.

 — Помидорларда кузгалак кислотасы да бар әле, — ди диетолог-нутрициолог Инна Зорина.  — Шул сәбәпле, аларны иртәнге ашка ашамау яхшырак. Төннән соң ашказаныбызда болай да кислоталылык югары, ә помидорлар аны тагын да көчәйтә. Ашказанында ялкынсыну барлыкка килә. Төнгә каршы да помидор ашарга кирәкми, йоклап китү кыен булачак.

Подагра белән авыручыларга да сак булырга кирәк, помидор авыруны көчәйтергә мөмкин. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кислоталылыгы югары булган гастрит, бавырда проблемалар булган вакытта томатларны саклык белән кулланырга кирәк, ә авыру көчәйгәндә аларны рационнан бөтенләй алырга кирәк. Помидор үт куыгында таш булганнарга да ярамый, чөнки томат үт кудыру сыйфатына ия.

 Табиблар авырулар булмаган очракта да томатны тәүлегенә 300 граммнан артык ашарга киңәш итми.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас