

Эчәк гриппын “пычрак куллар авыруы” дип тә атыйлар. Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе белгечләре аңлатуынча, профилактикада иң мөһиме – гигиена. Төп кагыйдәләр: ашар алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларны сабын белән юарга, чиста урын-җир һәм сөлгеләрдән файдаланырга, аш-су бүлмәсендәге савыт-сабаны чиста тотарга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшы итеп юарга кирәк. Эчә торган су хәвефсез булырга тиеш. Антисанитар зоналарда кайнатылган яисә шешәләргә салынган су кулланырга киңәш ителә.
Мөмкин булганча, авыручы кешеләр белән аралашмый тору яхшырак, ә өйдә якыннар авырса, предметларның өслекләрен, гомум кулланылыштагы әйберләрне даими дезинфекцияләү мөһим.
Авыруны йоктырмаска яхшы иммунитет та ярдәм итәчәк. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга һәм физик активлыкны сакларга кирәк.