+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 Сентября 2025, 09:45

Языл да, бүләк тә от!

1 сентябрьдә Башкортстанда 2026 елның беренче яртысына матбугатка язылу кампаниясе башланды!

Языл да, бүләк тә от!Языл да, бүләк тә от!
Языл да, бүләк тә от!
Исегезгә төшерәбез: республика һәм муниципаль басмаларга традицион рәвештә почта бүлеге, яки онлайн-сервис аша язылырга мөмкин. Соңгысыннан rbsmi.ru сайтында җиңел файдаланырга мөмкин, моның өчен «Подписка» бүлегендә гәзит яисә журнал сайларга кирәк, төймәгә басканнан соң басманың бите ачылачак һәм басма яисә электрон версия тәкъдим ителәчәк, шуннан соң сатып алу кәрзингә китәчәк. Аңа күчкәч, заказны төгәлләгез.

Актив язылучыларны күңелле бонус көтә. 1 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр һәм 3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Республика Башкортостан» нәшрият йорты «Почта России» белән берлектә традицион акцияләр – ташламалар ункөнлеге уздыра. Бу чорда республика басмаларына һәм яраткан «районкаларыбызга» ташламалы бәя белән язылырга мөмкин.

Күңелле сюрпризлар моның белән генә бетми, чөнки барлык язылучылар, хәтта республиканың ерак почмакларында яшәүчеләр дә, призлар уйнатуда катнаша ала.

Моның өчен ике басмага язылу рәсмиләштерергә һәм 2026 елның гыйнварына кадәр, үз адресыңны, контакт телефоныңны күрсәтеп, язылу квитанциясе беркетелгән заявканы «Языл һәм бүләк от!» тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 450079, Уфа ш., Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13, ИД « Республика Башкортостан», каб.212 , электрон адрес - podpiska@rbsmi.ru .

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас