+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 сентябрь 2025, 06:40

Өч көннән артык чирләргә ярамыймы?

1 сентябрьдән больничныйлар бирү тәртибе үзгәрүе турында сез дә ишеттегезме?

Өч көннән артык чирләргә ярамыймы?Өч көннән артык чирләргә ярамыймы?
Өч көннән артык чирләргә ярамыймы?

Күп кенә үзәк мәгълүмат чаралары 1 сентябрьдән больничный бирү тәртибе үзгәрүе турында хәбәр итте. Имеш тә ярты ел эчендә хезмәткәр эшкә яраксызлык кәгазен дүрт тапкыр алган булса, бишенче тапкыр ул өч календарь көннән дә озакка китә алмаячак. Больничныйны озайту өчен табиблар комиссиясен җәлеп итәргә кирәк булачак.

Әмма Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында бу яңалыкның дөреслеккә туры килмәвен ассызыкладылар.

“Хәзерге вакытка кадәр бернинди үзгәрешләр кертелмәде”, дип ассызыклады министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас