+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 Сентября 2025, 09:45

Чәкчәкләре бер тонна!

Башкортстанда 22 кондитер 15 көн эчендә чын-чынлап могҗиза булдырган.

Чәкчәкләре бер тонна!Чәкчәкләре бер тонна!
Чәкчәкләре бер тонна!

Русиядә иң зур чәкчәкләрнең берсен бүген үзенең 70 еллыгын бәйрәм итүче  Сибай шәһәрендә ясаганнар. Милли тәмлекәч бер тонна авылыкта, аның  озынлыгы алты метрдан артып киткән.

Төп мәйдандагы бәйрәмнең чын бизәге ул 980 килограмм авырлыктагы бәйрәм чәкчәге. Аны 22 икмәк пешерүче 15 көн дәвамында әзерләгән.

Кондитерлар әйтүенчә, чәкчәк әзерләү өчен  6,5 меңнән артык йомырка, 123 килограмм бал һәм 330 килограмм он сарыф ителгән.

Сибайның 70 еллыгын бәйрәм итү “Урал аръягы-2025” VII Бөтенрусия инвестицион Сабантуе кысаларында уза.

 

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас