

Бу көздә ничек ял итәчәгебез һәм эшләячәгебез билгеле. Октябрьдә Башкортстан халкы Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан гадәттәгедән күбрәк ял итәчәк. Быел бәйрәм көне, 11 октябрьгә, шимбәгә туры килә. Шуңа күрә бәйрәм дүшәмбегә, 13 октябрьгә күчерелә. Ә җомга көнне, 10 октябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ял көннәре якшәмбе, 2 ноябрьдә башланачак һәм 4 ноябрьгә (сишәмбегә) кадәр дәвам итәчәк. Шимбә, 1 ноябрь, ял көнен 3 ноябрьгә (дүшәмбегә) күчерү сәбәпле, эш көне булачак. Нәтиҗәдә Башкортстан халкы 2сеннән 4 ноябрьгә кадәр өч көн ял итә алачак.
Автор фотосы.