

Балалар дүртаяклы дуслары белән мәш килергә ярата. Эт, песи белән уйнаганда еш кына куллары, аяклары тырнала. Бигрәк тә, хуҗасыз йорт хайваннары балалар өчен куркыныч тудыра. Алардан төрле чирләр дә йогарга мөмкин. Мәсәлән, тимрәү.
Кул астында бернинди дару да булмаса, бу авыруны бакчагызда үскән кызыл чөгендер белән дәвалап карагыз. Кызыл чөгендерне чистартып, юка телемнәргә кисегез һәм тимрәү булган урынга бәйләгез. Чөгендерле повязканы берничә тапкыр алыштырыгыз. Шулай эшләгәндә, тимрәү акрынлап юкка чыгар.
Көзге көннәр алдатучан була. Җиңелчә киенгән балага салкын тиеп, ютәл төшәргә мөмкин. Моңардан котылу өчен бер стакан авыл сөтенә ике кипкән инжир салып кайнатып чыгарырга һәм көненә ике тапкыр эчәргә кирәк. Аны ашаганнан соң, кайнар килеш эчсәң, файдалырак була.
Фото: pogovorim.by