+22 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
13 сентябрь 2025, 09:45

Геомагнитлы дулкыннарга әзер торыгыз!

Якын көннәрдә көчле магнит давылы көтелә.

Геомагнитлы дулкыннарга әзер торыгыз!Геомагнитлы дулкыннарга әзер торыгыз!
Геомагнитлы дулкыннарга әзер торыгыз!

Геомагнитлы дулкыннарның иң югары ноктасы 14-16 сентябрьдә көтелә, алар алты көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта Русия Фәннәр академиясе Космос тикшеренүләре институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр итәләр.

Җиргә бу дулкыннар якшәмбегә каршы төндә, 14 сентябрьдә килеп җитәчәк һәм сишәмбе, 16 сентябрьдә, көчле магнит давылы котырачак.

Галимнәр билгеләвенчә, агымдагы сентябрьдә типик булмаган югары геомагнит активлыгы күзәтелә. Августта ай буена бер генә магнит давылы булды, ә сентябрьнең беренче ункөнлегендә инде өч тапкыр кабатланды. Тик бу магнит давыллары артык сизелерлек булмады, ди белгечләр.

Аеруча сизгер кешеләргә яңа сынау чорына алдан әзерләнергә һәм аларның басымына бирешмәскә кирәк. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата белгечләр.

Геомагнит активлыгы кызган көннәрдә белгечләр сизгер кешеләргә эш белән ялны чиратлашырга, туклану һәм йокы режимын җайга салырга, күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, ди алар.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас