

Яңа уку елы башланды. Күпләрегез беләдер, гәүдә төз һәм матур булсын өчен нәкъ менә парта артында туры утырырга кирәк. Ә менә дөрес утырмаган очракта сколиоз авыруы барлыкка килә дә инде. Шуңа да укучылар колагына бүген берничә киңәш.
Иң тәүдә сколиозның нинди авыру һәм каян килеп чыгуын ачыклап үтик. Сәламәт кешенең умыртка баганасы тигез була, калак сөякләре симметрик, иңбашлар тигез биеклектә урнаша. Ә сколиоз белән авыручыларның умыртка баганасы уң яисә сул якка кәкрәя, гәүдәсе бер якка кыйшайган була. Бу авыру үсмерләрдә ешрак очрый, чөнки 10-17 яшьтә кеше гәүдәсе аеруча тиз үсә башлый. Сәгатьләр буе компьютер артында кузгалмыйча, яки кулга телефон тотып кәкрәеп утыру аркасында да әлеге авыруга дучар булырга мөмкин.
Умыртка баганасының кәкрәюе аркасында эчке органнар да зыян күрә. Кемгәдер сулыш алуы кыенлаша, кемнеңдер йөрәге сиздерә башлый. Кыскасы, гәүдәңне ямьсезли торган авыруга дучар булмас өчен берничә кагыйдәне истән чыгармаска тырыш, дустым.
Парта артында дөрес утыр, уңга да, сулга да кыйшайма, яңагыңа таянма.
Атлап йөргәндә аркаңны туры тотарга өйрән.
Телефонга карап, башыңны иеп, сәгатьләр буе утырма.
Компьютер артында озак кәкрәеп утырудан саклан, ял итеп алырга онытма.
Йоклау урының уңайлы булсын. Матрац артык тыгыз да, артык йомшак та булырга тиеш түгел.
Сколиоз булмасын, дисәң, гимнастика белән шөгыльләнергә дә онытма.
Автор фотосы.