+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 сентябрь 2025, 04:20

Сукбай этләр балаларга һөҗүм иткән

Уфаның Бердәм диспетчерлык хезмәтенә бер атна эчендә 87 мөрәҗәгать килгән.

Сукбай этләр балаларга һөҗүм иткәнСукбай этләр балаларга һөҗүм иткән
Сукбай этләр балаларга һөҗүм иткән

10 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр Уфаның Бердәм диспетчерлык хезмәтенә сукбай этләр буенча 87 мөрәҗәгать килгән. Бу хакта кичә шәһәр мэриясендә узган оператив киңәшмәдә шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Руслан Шәйдуллин хәбәр иткән.

"Иң күп мөрәҗәгатьләр Калинин районына — 26, Октябрьский һәм Орджоникидзе районнарында — 13әр. Шушы вакыт эчендә 73 эт тотылган. Киров, Октябрьский һәм Орджоникидзе районнарында сукбай этләр тешләүнең өч очрагы теркәлгән. Барлык очракларда да балалар җәрәхәтләнгән. Аларга травмпунктта медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Этләрне тотканнар", - дип белдергән ул.

Аның сүзләренчә, ел башыннан бирле сукбай этләр тарафыннан тешләүнең 12 очрагы теркәлгән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эт аулау оешмасына тапшырыла.

"Әлеге оешманың диспетчерлык эш графигы эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр. Кичке вакытта һәм ял көннәрендә заявкалар кабул ителми, эт аулау үткәрелми. Заявкаларга оператив җавап бирү түбән. Көндез ике бригада эшли — дүрт кеше һәм ике берәмлек техника, бу җитәрлек түгел", - дип ачыклык керткән Руслан Шәйдуллин.

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев киңәшмәдә этләр аулау оешмасының эш графигын үзгәртү яисә тагын бер оешма яллау бурычы куйган.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас