

Төргәгеннән ачылган сыр суыткычта берничә көннән кибә яисә күгәрергә күрергә мөмкин. Моны булдырмас өчен сырны дөрес сакларга кирәк.
Беренчедән, төргәккә игътибарлы булыгыз. Шуны истә тотарга кирәк, полиэтилен капчык сырны саклау өчен бөтенләй туры килми. Ул дымны тотып тора һәм, нәтиҗәдә, күгәрек барлыкка килә. Иң яхшысы – пергамент кәгазь куллану, ул һава үткәрә.
Тоз. Сырда күгәрек барлыкка килмәсен өчен контейнер төбенә бераз эре тоз сибегез, ә өстенә кәгазьгә төрелгән сыр салыгыз. Тоз артык дымны үзенә сеңдерә һәм ризык тиз генә бозылмый.
Бу гади генә киңәшләр сырны саклау вакытын күпкә озайтып булачак.
Автор фотосы.