+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
19 Сентября 2025, 13:45

Йоклый алмый интегәсезме?

Галимнәр йокысызлыкка китерүче ризыкларны ачыклаган.

Йоклый алмый интегәсезме?Йоклый алмый интегәсезме?
Йоклый алмый интегәсезме?

Колумбия университеты галимнәре йокысызлыкны тудыручы ризыкларны ачыклаган. Тикшеренүләрнең авторлары үз туклану рационы белән бүлешкән 50 меңнән артык кеше мәгълүматын анализлаган. Галимнәр нәтиҗәләре буенча, шикәр, ак икмәк һәм дөге кебек ризыклар кандагы шикәр дәрәҗәсен күтәрә, бу —йокысызлыкның бер сәбәбе.

"Кандагы шикәр дәрәҗәсе тиз күтәрелгәндә, сезнең организм инсулин чыгарып реакция белдерә, һәм кандагы шикәр дәрәҗәсе кимү нәтиҗәсендә, йокыны бозучы адреналин һәм кортизол кебек гормоннар чыгаруга китерергә мөмкин”, — дип аңлата белгечләр.

Галимнәр рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә киңәш итә, чөнки алар йокыга яхшы йогынты ясый.

Шулай ук Австралия диетологы Рик Хэй да яхшы йокы өчен кирәкле ризыкларны атаган. Беренче урынга эксперт яшел һәм ак чәйне чыгарган. Алардагы L-теанин нерв системасын тынычландырырга ярдәм итә. Икенче урында —ромашка чәе, ул тынгысызланудан коткарачак. Өченче урында — дарчин. Эш шунда ки, һәр берничә сәгать саен кешеләр кандагы шикәр дәрәҗәсенең үзгәрүе аркасында уяна. Дарчин бу күрсәткечне тотрыкландырырга, ә диабет белән авыручыларның аны хәтта киметергә ярдәм итәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас