

Гадәттә, печән үскән җирдә низаматоз һәм каты корт (проволочник) кебек кортлар бик күп үрчи. Һәм алар бәрәңге җиренә дә күчә. Низаматоз бәрәңгене сабагы белән тамыр тоташкан урыннан ашый. Сабак селкенеп, яфраклар бөрешеп утыра, бүлбеләр үсми. Ә каты корт бәрәңгене тишкәләп ашый. Шуңа да мондый туфракта үскән уңышны җыйганнан соң, бакчаны чүптән, бәрәңге сабагы калдыкларыннан чистарту һәм туфракны кат-кат йомшарту файдалы. Сентябрь уртасына кадәр үк тирән итеп (20-25 см) сукалаганда личинкалар һәм кондызлар җирнең өске катламына чыгып кала һәм кышын өшиләр.
Уңышны җыйганнан соң ук сидератлар (горчица, борчак, фацелия, шпинат, донник һ.б.) чәчү файдалы. Бу культуралар каты кортны куркыта. Шулай ук бәрәңге корткычлары белән көрәштә чәчәкләр дә ярдәм итә. Әйтик, бәрхет чәчәкләре бакчаны бизәп кенә калмый, чәчәк атканнан соң да үзенчәлекле исе белән каты корт һәм нематоданы куркыта.
Аларны көзен бакчадан җыеп алгач, чыгарып түгәргә ашыкмагыз. Сабыгы белән бергә секатор ярдәмендә ваклагыз.
Шуннан соң аларны бәрәңге үскән җиргә таратып, казыганда туфрак белән катнаштырып, бутап җибәрергә кирәк. Бу туфракны азот, калий һәм фосфор белән дә баета, аның структурасын яхшырта, йомшаграк һәм уңдырышлырак итә.
Автор фотосы.