

Диетолог һәм нутрициолог Надежда Цапкина иң файдалы балыкны атады. Белгеч сүзләренә караганда, иң файдалы диңгез балыклары— скумбрия һәм сельдь.
Белгеч аңлатуынча, Төньяк диңгезләре балыгы файдалы матдәләргә һәм витаминнарга бик бай. Аерым алганда, аның составында җиңел үзләштерелә торган аксым, D витамины, омега-3 һәм антиоксидантлар бар.
"Болар барысы да иммун системасына яхшы тәэсир итә", — ди диетолог.
Кеше организмына зыян китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең саны балыкның зурлыгына бәйле, ди ул.
"Балык кечерәк булган саен, анда токсиннар да азрак җыела", – дип ассызыклый белгеч. Балык сайлаганда, моны искә алыгыз.