

Көньяк Корея үзенең матурлык индустриясе белән билгеле. Бу ил косметикасы да дөньяда иң популярларның берсе санала. Корея хатын-кызлары чәчләрен юуга аеруча зур игътибар бирә.
Кореялеләр ысулы буенча, юар алдыннан чәчне тарарга кирәк. Шампунь шунда ук чәчкә сыланмый. Аны башта кулда күбекләндерергә кирәк. Болай эшләгәндә шампуньнең агрессивлыгы кими дип саный алар. Бу ысул чәчне һәм баш тиресе кибүдән дә саклый.
Юып бетергәч, чәчкә маска сөртү яхшырак. Биш минут тотарга һәм юганнан соң чәчне сөлге белән яхшылап киптерергә кирәк. Әгәр фен белән киптерәсез икән, кайнар һава агымыннан саклау өчен чәчкә махсус крем сөртү яхшырак.
Автор фотосы.