

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре гөмбә белән агуланудан ничек сакланырга кирәклеге турында искәртте. Беренче чиратта, белгән, таныган гөмбәләрне генә җыярга кирәк. Гөмбәнең ашарга яраклы булуына шикләнсәгез, җыймагыз.
Артык өлгермәгән, картайган, лайлалы, кортлы, черек гөмбәләрне беркайчан да җыймагыз.
“Гөмбәләрне чи килеш ашамагыз", — дип киңәш иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Шулай ук сәнәгать зоналары һәм автотрассалар янында гөмбә җыярга ярамый.
"Агулануның беренче симптомнары булганда (эч авырту, күңел болгану, косу) кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Табиблар килгәнче зыян күрүчене костырып, вак-вак йотымнар белән су эчереп, ашказанын юдыртырга, ә аннары урынга яткырырга кирәк", - дип киңәш итә белгечләр.
Автор фотосы.