+24 °С
Яңгыр


Мәскәүдә яшәүче егет, йөргән кызы белән үпкәләшкәннән соң, үз гаебен аклар һәм дуслашыр өчен 8 мең роза сатып алган. 78 савыт өчен ул 1 миллион ярым сумга якын акча сарыф иткән. Шушы көннәрдә булган татулашу адымы турында “Mash” Телеграм каналы хәбәр итә.
Басма мәгълүматы буенча, 78 савытның һәркайсында йөзәр чәчәк булган. Мондый сюрприз сөйгәне белән ачуланышканнан соң ясалган. Кыз егетнең бу гамәлен ничек кабул иткән, бу сорау ачык кала.
Фото: “Mash” Телеграм каналы