

Мәчене автомобиль салонында йөртү штрафка әйләнергә мөмкин. Бу хакта юрист Михаил Салкин хәбәр итте.
"Мәчене салонда контейнерда яки читлектә йөртүне турыдан-туры тыю юк. Формаль яктан мәче салонда йөккә тигезләнә, һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең 23 бүлеге нигезләмәләре гамәлдә. Йөк машина йөртүчегә күзәтүне чикләргә, идарә итүне кыенлаштырырга тиеш түгел. Хокук бозу җаваплылыкны күздә тота. Бу очракта кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф билгеләнә", - дип белдерә белгеч.
Моннан тыш, Русиядә юлда бәрдергән күгәрчен өчен машина йөртүчегә 600 сум күләмендә штраф яный, әмма кайбер очракларда санкцияләр күпкә катгыйрак булырга мөмкин. Машина йөртүче кошлар көтүен бәрдерә һәм моны аңлы рәвештә эшли икән, сүз җинаять турында барачак, дип билгели юрист. Хайваннарга карата рәхимсез эш кылу өчен максималь җәза— 3 елдан 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.
Фото социаль челтәрләрдән.