

Профнастил - койма өчен арзан, гади, чыдам булуы белән иң популяр материал санала. Әмма соңгы вакытта мода үзгәртә. Бүген койма – ул ихатаны киртәләп алу гына түгел, ә хуҗаның стилен һәм кыйммәтләрен чагылдыра торган визит карточкасы да. Ландшафт дизайны һәм технологияләр өлкәсендә экспертлар билгеләвенчә: гадәти "тимер"дән күпкә кызыклырак һәм файдалырак чишелешләр барлыкка килде.
Профнастилга алмашка ниләр килә?
Композит материаллардан коймалар-ышанычлылык һәм матурлык симбиозы. Композитлар ясау өчен агач йомычкасын һәм эшкәртелгән пластикны берләштереп, черүгә һәм коррозиягә бирешми торган панельләр барлыкка китерәләр. Мондый киртәләр артык “тәрбиягә” мохтаҗ түгел, төссезләнми, ә төсе һәм фактурасы табигый агач яки ташны имитацияли ала. Кайбер җитештерүчеләр композит составына һавадан чыккан зарарлы матдәләрне йота торган махсус пигментлар өсти.
Яшел "тере" коймалар. Туя, барбарис, граб, дерен — шәһәр читендәге яңа участокларда металл коймалар урынына куаклардан композицияләрне ешрак очратырга мөмкин. Экспертлар билгеләвенчә, тыгыз утыртылган куаклар тузан күләмен киметә, җилдән саклый, ә яз һәм җәй көннәрендә күзне чәчәкләре белән сөендерә. Дөрес сайланган “тере” киртә урам шау-шуы дәрәҗәсен 8-10 дБ га киметергә мөмкин.
Габион системалары кую да модага кереп бара. Габионнар – таш яисә агач шакмаклар белән тутырылган металл челтәрләр. Алар заманча күренә, буяу таләп итми, ә эчендәге таш җылыны бик яхшы тота, бу кояш төшми торган участоклар өчен мөһим. Габионнарны таш белән генә түгел, пыяла шешәләр яисә агач кисәкләр белән дә тутырырга мөмкин.
Ни өчен профнастил актуальлеген югалта бара? Төзелеш материаллары җитештерүчеләр ассоциациясе исәпләп чыгарганча, узган елда Русиядә коймалар өчен профнастилга ихтыяҗ 17 процентка кимегән, ә заманча материаллар 40 процентка диярлек арткан.
Автор фотосы.