

Көз озын килсә, яз соң килер.
Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.
Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.
Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.
Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.
Чия яфраклары коелып бетми торып, кар, күпме яуса да, барыбер эреп бетә.
Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласа – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласа – кыш салкын килә.
Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.
Көз көне кошлар түбән очса, кыш – салкын, югары очса, кыш җылы килә.
Автор фотосы.