+24 °С
Яңгыр


2026 елның 20 гыйнварыннан 14 яшькә җитмәгән балаларга Абхазия, Белоруссия, Көньяк Осетия, Казахстан һәм Кыргызстанга бару өчен чит ил паспорты кирәк булачак. Бу таләп ата-аналар белән барган очракта да, башка затлар белән барганда да мәҗбүри.
14 яшьтән өлкәнрәк Русия гражданнары бу дәүләтләргә эчке паспорт буенча керү мөмкинлеген саклый. Күрсәтелгән датага кадәр туу турындагы таныклык буенча чит илгә киткән балалар шул ук документ буенча Русиягә кире кайта алачак.
Автор фотосы.