+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
4 Октября 2025, 13:10

Спатифиллумның яфраклары ни өчен саргая?

Кайбер очракларда ул йорт хуҗабикәсенә шулай "үч итә".

Спатифиллумның яфраклары ни өчен саргая?Спатифиллумның яфраклары ни өчен саргая?
Спатифиллумның яфраклары ни өчен саргая?

Спатифиллум – иң популяр бүлмә үсемлекләренең берсе. Аны "хатын-кыз бәхете" дип тә атыйлар. Зур ялтыравык яфраклары һәм җилкәннәрне хәтерләткән нәфис ак чәчәкләре өчен яратып үстерүчеләр күп. Әмма көз көне күп кенә чәчәк үстерүчеләр спатифиллум яфракларының саргаюы, яфрак кырыйларында кипкән урыннар барлыкка килүгә зарлана. Сәбәбе - гөлне тәрбияләү хаталарында. Дөрес тәрбия күрсәтмәгән хуҗабикәсенә гөл шулай "үч итә". 

Бу гөл чыгышы белән Көньяк Америка һәм Азия тропикларыннан, анда һава бик дымлы, ә туфрак һәрвакыт бераз дымлы. Өй шартларында ул яхшы үсә, әмма суга, яктылыкка һәм температурага аерым игътибар сорый.

Су сибү. Үсемлеккә суны астан сибегез, гөл савытын 15-20 минутка сулы аслыкка куегыз. Аннары артык суны түгегез. Яфракларда ак таплар барлыкка килмәсен өчен фильтрланган яисә өй температурасында озак кына торган судан файдаланыгыз.

Спатифиллумны җылыту приборларыннан ераграк урнаштырыгыз. Коры һава үсемлекне һәлак итәргә мөмкин. Аны тәрәзә янында торган өстәлгә урнаштыру яхшырак, ләкин тәрәзә төбенә куймагыз.

Өйдә һава дымлагыч булса яхшырак яисә үсемлек янына су белән савыт куегыз.

Яфраклардан тузанны дымлы тукыма белән айга бер тапкыр сөртеп торыгыз. Бу үсемлеккә һава керүне яхшырта.

Гөл савыты элек үскәненнән 1-2 сантиметрга зуррак булсын. Артык иркен чүлмәктә үсемлек көчен тамырларын үстерүгә сарыф итәчәк.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас