+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
5 Октября 2025, 09:10

Агачка таяк белән сугыгыз!

Урманга гөмбәгә барыр алдыннан берничә киңәшкә колак салыгыз.

Агачка таяк белән сугыгыз!Агачка таяк белән сугыгыз!
Агачка таяк белән сугыгыз!

Ишембай районында бер хатын урманга гөмбәгә киткән һәм югалган. Әлеге хәбәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына килгән.

Бәхеткә, эзләүләр уңышлы тәмамланган, хатын табылган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

Ведомство хезмәткәрләре урманда югалган очракта беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Коткаручылар кисәтүенчә, иң мөһиме, паникага бирелмәскә һәм шул урында калырга.

"Кайтыр юл эзләп, теләсә кайсы юнәлеш буенча китмәгез. Коткаручыларны 112 номеры буенча чакырыгыз. Телефон батареясы зарядын саклагыз. Сигнал бирегез: сыбызгыдан сызгырыгыз, таяк белән агачка сугыгыз. Урыныгызда калыгыз. Эзләүчеләр сезне тизрәк табачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дип кисәтә коткаручылар.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас