

Беренчедән, җимеш биреп туктаган куакларны дөрес итеп кисү мөһим. Белгечләр әйтүенчә, аларны төптән үк кисеп алырга кирәк. Зәгыйфь ботаклардан арыныгыз, алар барыбер җимеш бирми, аның каравы авырыйлар.
Кура җиләге купкларын кисеп чыкканнан соң, көл эремәсе белән ашлагыз. Ун литрлы җылы суга бер стакан көл салыгыз. Вакыт-вакыт болгатып, бер тәүлек торырга кирәк. Учак исе аңкып торган болганчык соры су килеп чыга. Аны кисеп алганнан соң куак төпләренә сибәбез, моның алдыннан гадәти суны яхшылап сибәргә кирәк, югыйсә тамырларны яндырырга мөмкин.
Көлдән соң, октябрь ахырында, көзге черемә белән тукландыру яхшы. Бары тик янган, ике еллык тирес кенә кулланырга кирәк. Куак тирәли җирне йомшартабыз, черемәне (бер куакка ярты чиләк чамасы) таратабыз һәм аны җиңелчә тырма белән тигезләп куябыз. Аны сабаклар өстенә салмагыз, 15 сантиметр тирәсе тирә-ягына салыгыз. Шундый туклыклы мүлчә килеп чыга, ул тамырларны каты суыклардан да саклый һәм киләсе язда кура җиләгенә бик яхшы ашлама булачак.
Күпләр көз көне яңгырлар җитәрлек ява дип уйлый. Бу бик зур хата! Кура җиләге кышка дымлы туфрак белән керергә тиеш. Яңгырлар булмаса, һәр куак астына 4-5 чиләк су сибегез, ул җирне бер метр тирәнлеккә кадәр чылатырга тиеш. Моны тикшерергә җиңел: әгәр металл чыбык җиргә 70 сантиметрга җиңел генә тыгыла икән, димәк, барысы да тәртиптә.
Автор фотосы.