

Дәүләт думасына укытучыларны көненә бер тапкыр түләүсез кайнар ашау белән тәэмин итү турындагы закон проектын керттеләр, дип яза "Парламентская газета" басмасы.
Закон проекты авторлары арасында “Справедливая Россия — За правду” фракциясе башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Гусев, Дәүләт думасының мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Нина Останина һәм Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Ярослав Нилов бар.
"Укытучылар – илнең киләчәген формалаштыручылар. Алар өчен түләүсез кайнар аш — өстенлек түгел, ә социаль гаделлек һәм сәламәтлек турында кайгырту билгесе”, — дип белдергән Гусев.
Башлангыч авторлары төбәкләр өчен педагогларны тукландыруны оештыруга федераль субсидияләр алу мөмкинлеген карарга тәкъдим итә.
Автор фотосы.