+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 октябрь 2025, 10:30

Кошелегың нинди төстә?

Акча янчыгының нинди төстә булуы да төрле мәгънәгә ия.

Кошелегың нинди төстә?Кошелегың нинди төстә?
Кошелегың нинди төстә?

Кошелек ул – акча һәм карталар саклый торган әйбер генә түгел. Халык ышануларында аны еш кына уңыш һәм байлык символы, финанс иминлеге дип тә атыйлар. Акча янчыгын алыштыру кайвакыт көтелмәгән табышка, ә кайчакта акча торгынлыгына китерә. Ни өчен кайбер кошелеклардан акча тузмый, ә кайберләре – һәрвакыт буш, финанс уңышсызлыкны үзенә тарта?

Искергән, ертык, үз формасын тота алмаучы, пычрак кошелек начар билге булып санала, ул акчаны өйдән “куа” дигән ышану бар.

Акча янчыгының нинди төстә булуы да төрле мәгънәгә ия.

Кызыл төс – байлык, уңыш һәм көч символы. Мондый янчык иң акчалысы дип санала.

Яшел – муллык һәм чәчәк ату төсе.

Кара – классика, артык тузмаган булса, тотрыклылык билгесе.

Сары һәм алтынсу – финанс өлкәдә һәм эштә уңыш вәгъдә итә.

 

Ә сез моңа ышанасызмы, дуслар?

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас