+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 октябрь 2025, 04:45

Яран гөлнең яфраклары саргаямы?

Чәчәк үстерүчеләр мондый очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

Яран гөлнең яфраклары саргаямы?Яран гөлнең яфраклары саргаямы?
Яран гөлнең яфраклары саргаямы?

Белгечләр әйтүенчә, купшы куакка әверелсен өчен гөлне 2-3 тапкыр тукландыру да җитә.

Яран гөлнең яфраклары төрле сәбәпләр аркасында саргаерга мөмкин. Су күп сибүдән яисә җитмәүдән, эсселектән яисә тамырларның черүеннән авырый башлый.

Гөлне “савыктыру” чарасын әзерләү өчен 10 мл фитоспорин-М кирәк. Аны бер литр суга салыгыз, яхшылап болгатыгыз һәм яран гөлнең төбенә сибегез. Бер гөл төбенә якынча 400 мл эремә җитә.

Берничә тапкыр сипкәннән соң, куак сизелерлек җанланачак: яфраклары куе яшел төскә керә, яңа чәчәкләр бөреләнә. Мондый тукландыруны 2-3 атнага 1 тапкыр башкару да җитә. Ул тамырларны ныгыту һәм үсемлекне авырулардан саклау өчен бик файдалы.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас